news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургут башлыгын коронавирус белән хастаханәгә салганнар

Ханты-Мансийск автономияле округының иң зур шәһәрендә 812 кешедә коронавирус ачыкланган.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Ханты-Мансийск автономияле округының Сургут шәһәре башлыгы Вадим Шуваловны коронавирус инфекциясе белән хастаханәгә салганнар. Бу турыда аның «ВКонтакте»дагы битендәге хәбәргә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Дуслар, бүген миндә коронавирус инфекциясе расланды. Хәзер мин Сургутның округ клиник хастаханәсендә ятам. Мин соңгы ике атнада элемтәгә кергән кешеләр төркеме ачыкланды, барысы да контрольгә алынды. Вәкаләтләремне үз урынбасарым Алексей Жердевка тапшырдым», — дип язган Вадим Шувалов.

Аның сүзләренчә, ул дистанцион рәвештә хезмәткәрләре белән элемтәдә тора. Шәһәр башлыгы Сургут халкына саклану чараларын үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Ханты-Мансийск автономияле округының иң зур шәһәрендә 812 кешедә коронавирус ачыкланган. Бу күрсәткеч буенча ул Сургут районнан гына калыша. Төбәктә коронавирус йоктыруның 4340 очрагы ачыкланган, 26 кеше үлгән.

Төбәк башлыгы Наталья Комарова автоном округта мәҗбүри үзизоляция 23 июньгә кадәр озайтылу турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100