news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 33 очрагы ачыкланган

Пандемия вакытында Татарстанның 20 944 кешесендә Covid-19 вирусы ачыкланды, 17 923 кеше сәламәтләнде.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 33 очрагы ачыкланган

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанның 33 кешесе коронавирус йоктырган, барлык очракларның да элемтә юлы белән йогуы ачыкланган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«19 кеше хастаханәгә салынган, 14 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Зарарланучыларның 17се — Казанда, бишесе — Чаллыда, дүртесе Бөгелмә районында яши. Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Лаеш, Минзәлә һәм Спас районнарында бер очрак теркәлгән.

Пандемия вакытында Татарстанның 20 944 кешесендә Covid-19 вирусы ачыкланды. 17 923 кеше сәламәтләнде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot