Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб: Россиядә коронавирус эпидемиясенең өченче дулкыны башланды
Хәзер, индивидуаль профилактика чараларын үтәүдән тыш, вакцинация узарга кирәк, дип ассызыклады медик.
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус эпидемиясенең өченче дулкыны башланды. Бу хакта табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников әйтте.
Аның сүзләренчә, өченче дулкын «алдан фаразланган иде».
«Чирләүчеләр саны өч ай артты, аннары өч ай чирләүчеләр саны кимеде, аннары чирләүчеләр саны тагын өч ай арта», — дип аңлатты telegramда Мясников.
Табиб фикеренчә, коронавирус белән авыручылар саны тагын өч ай артачак, аннары кимиячәк, ә көзен тагын үсеш булачак».
Хәзер, индивидуаль профилактика чараларын үтәүдән тыш, вакцинация узарга кирәк, дип ассызыклады медик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз