news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 15 мең кеше исәптә тора

Җенси юл белән йоккан инфекция өстенлек итә.

 (Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстанның СПИД-үзәгендә 15 мең кеше исәптә тора. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ-инфекциясен диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча штаттан тыш баш белгече Фирая Нәгыймова сөйләде.

 Бүгенге көндә ВИЧ-инфекцияле 15 мең кеше исәптә тора, үлем очракларын теркибез», — диде спикер.

Шулай да республика буенча әлеге күрсәткеч Россия мәгълүматларына караганда ике тапкыр кимрәк, дип искәртте Нәгыймова. Җенси юл белән йоккан инфекция өстенлек итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100