news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өченче көн рәттән коронавирустан терелүчеләр саны йоктыручылардан күбрәк

20 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана.

Татарстанда өченче көн рәттән коронавирустан терелүчеләр саны йоктыручылардан күбрәк

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда бер тәүлек эчендә 103 кеше терелгән, ә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 61 кешегә арткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 61 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да инфекцияне башка кешеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган», — диде Галимова.

20 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана. Аларда авыру җиңелчә формада, симптомнар күзәтелми, дип ачыклык кертте Галимова.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 1980 очрагы теркәлгән.

«Шул ук вакытта, яхшы тенденция дә күзәтелә. Бүгенге көндә 843 кеше (узган тәүлектә — 103) терелде», — дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Республикада инфекция йоктыручылар саны кимүен дәвам итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100