news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб перчатка кигәндә саклык чаралары күрергә кирәклеген искәртте

Перчатканың өслегендә бактерия һәм вируслар кала, алар арасында Covid-19 коронавирус инфекциясе дә булырга мөмкин.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Перчатка кигән вакытта саклык чаралары күрергә кирәк, чөнки аларның өслегендә бактерия һәм вируслар кала. Россия Халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Галина Кожевникова «Бишенче канал»га биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Әгәр сез перчатка киясез икән, авыру тудыручы бактерияләр кулда да, перчаткада да калырга мөмкин. Йөзгә, борынга, күзгә кагылмаска кирәк. Перчатканы озак вакыт кияргә ярамый», — дип искәртте белгеч.

Моннан тыш, табиб яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясе шартларында перчатка киюгә карата киңәшләр бирде.

«Резин перчатка булса, өйгә кайту белән аны салып, чүп чиләгенә ташлагыз. Әгәр тукымадан тегелгән булса, сабынлап юарга һәм үтүкләргә кирәк», — диде Кожевникова һәм перчатканы даими киеп йөрергә кирәк булмавын искәртте.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, прокуратура Татарстан халкының эпидемиологик вазгыять яхшырганчыга кадәр битлек һәм перчаткаларны кайда кияргә тиешлеген аңлаткан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100