news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә битлек һәм перчатканы кайда һәм ни өчен кияргә кирәклеген аңлаттылар

Үзизоляция режимы гамәлдән чыгарылмады һәм ул санитар-эпидемиология нормаларының үтәлешен таләп итә.

Казан Кремлендә битлек һәм перчатканы кайда һәм ни өчен кияргә кирәклеген аңлаттылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Шәхси саклану чаралары җәмәгать урыннарына барганда куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм үз сәламәтлегеңне саклау өчен кирәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Үзизоляция режимы гамәлдән чыгарылмады. Без элеккечә үк бер-беребезне сакларга тиеш. Предприятиеләр эшли башласын өчен, баланска ирешү зарур. Шунлыктан санитар-эпидемиология нормаларын үтәргә кирәк», - дип искәртте Галимова.

Ул шулай ук шәхси саклану чараларын кайда кулланырга кирәклеген искәртте. 12 майдан, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, татарстанлылар ваклап сәүдә итү объектларында, җәмәгать транспортында һәм таксида битлек яки респираторлар һәм перчатка кияргә тиеш.

Җәмәгать урыннарына парклар, урамнар, стадионнар, вокзаллар, аэропортлар, баскыч мәйданчыклары, автомобиль юллары, лареклар, базарлар, лифтлар һ.б. керә.

Чикләү чараларын бозган гражданнарга кисәтү ясалачак яки аларны 1-30 мең сум күләмендә штрафка тартачаклар, дип хәбәр иттеләр ТР прокуратурасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100