Бөгелмәдә яшәүчеләр өчен талпан тешләүне кисәтү буенча кайнар линия эшли башлады

Районда талпан тешләүнең 74 очрагы ачыкланган.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). 12-15 майда Бөгелмә районында талпан тешләү белән бәйле инфекцияне кисәтү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшли башлады. Бу хакта «Бугульминская газета» яза.

"Кайнар линия" телефоны - 8 (85594) 4-15-16, 4-16-21, ул 9-16 сәгатьләрдә эшли.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Бөгелмә территориалль бүлеге талпаннарның активлык сезоны башлануын искәртә. Бүгенгә районда талпан тешләүнең 74 очрагы ачыкланган, 22 бала зыян күргән.