news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән 31 кеше авырган

Ике кеше инфекцияне республикадан читтә йоктырган.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән 31 кеше авырган
архив

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән 31 кеше авырган. Ике кеше инфекцияне республикадан читтә йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«9 кеше хастаханәгә салынган, 22 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Авыру очракларының күбесе Казанга туры килә — биредә 18 кеше ачыкланган. Районнар арасында рейтингны Яшел Үзән районы тота — биредә дүрт кеше чир йоктырган.

Статистика алып бара башлаган вакыттан Татарстанда Covid-19 вирусының 19 899 очрагы теркәлгән. 17 011 кеше терелгән, шуларның 38е — соңгы тәүлектә.

Хәзерге вакытта республиканың 182 438 кешесе коронавирустан вакцина ясаткан, 107 184 кеше препаратның ике компонентын да алган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100