news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин коронавирустан прививканың икенче фазасын ясаткан

Президент Россия гражданнары аннан үрнәк алыр һәм вакцинация узар, дип өметләүен белдерде.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан вакцинациянең икенче фазасын узды. Бу хакта дәүләт башлыгы бүген Рус география җәмгыятенең попечительләр советы утырышында әйтте. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

«Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм. Хәтта өметләнү дә түгел, моңа ышанам. Сезгә дә шуны ук телим. Сез дә, үзегез һәм якыннарыгыз турында кайгыртып, шуны ук эшләрсез, миннән үрнәк алырсыз дип уйлыйм», — диде ул.

Владимир Путинга беренче прививканы 23 мартта ясадылар. Процедура халык алдында узмады, шулай ук Россия препаратларының кайсысын куллануы турында мәгълүмат булмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100