news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районының Каменка бистәсендәге Туберкулез хастаханәсе эшен туктатты

Барлык пациентларны да Татарстанның туберкулезга каршы хезмәтенең башка учреждениеләренә күчерделәр.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның Биектау районында Каменка бистәсендә урнашкан Туберкулез хастаханәсе эшен туктатты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Республика клиник туберкулезга каршы диспансерның баш табибы Алексей Алексеев сөйләде.

«План буенча тикшерү булды, ә Роспотребнадзор таләбе бик югары, чөнки, беренчедән, пациентлар учреждениедә озак вакыт — 90 көннән 120 көнгә кадәр булырга мөмкин. Икенчедән, кагыйдә буларак, санэпидрежим бик катгый, авырулар бацилляр хәлдә булырга мөмкин. Эшчәнлекне вакытлыча туктатып тору турында карар кабул ителде», — диде табиб.

Бүгенге көндә хастаханәнең барлык пациентларын Татарстанның тубуркулезга каршы хезмәтенең башка филиалларына күчерделәр, анда алар дәвалануны дәвам итәчәк. Хәзер бу учреждениеләр йөкләнеш зур түгел һәм авыруларны кабул итә алалар.

«Безнең пациентлар азайды — республикада 1 600 пациент, узган ел белән чагыштырганда 500 гә якын пациент кимеде», — диде Алексей Алексеев.

Медицина персоналы Прибольничная урамындагы диспансерның төп бинасында эшкә урнаштырылачак, анда кадрлар кытлыгы күзәтелә. Хәзер табиблар белән бу мәсьәлә тикшерелә, башка медицина учреждениеләре дә карала. Мисал өчен, Биектау үзәк район хастаханәсе, дип сөйләде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу хастаханәнең яңа бинасын төзү мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100