news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Мәскәү һәм Петербургтан килүчеләргә мәҗбүри изоляция билгеләнә

14 апрельдән башлап ике башкаладан республика территориясенә килгән кешеләрнең барысы да 14 көн дәвамында өйдә утырырга тиеш.

Татарстанга Мәскәү һәм Петербургтан килүчеләргә мәҗбүри изоляция билгеләнә
Владимир Васильев

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда мәҗбүри изоляция таләбен Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килүчеләргә дә керттеләр. Чөнки бу шәһәрләрдә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аеруча киеренке. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган республика Министрлар Кабинеты карарында шул хакта сүз бара.

14 апрельдән башлап ике башкаладан республика территориясенә килгән кешеләрнең барысы да 14 көн дәвамында өйдә утырырга тиеш. Авыру симптомнары күренү белән, аларга өйдән чыкмыйча гына медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бу изоляция чорында алар белән бергә яшәүче башка гражданнарга да кагыла.

Чит илләрдән кайтучылар исә 14 апрельдән башлап килгән көннән алып ике атнага «обсерватор шартларында» изоляцияләнәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, әлеге карар нигезендә Татарстанда гыйбадәт кылу өчен дин йортларына килү дә тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100