news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган

Табиблар искәртүенчә, коронавирусның сигез очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын 15 кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган
Александр Эшкинин

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Биш кеше хастаханәгә озатылган, 18е өендә дәвалана», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыручыларның икесенә 18 яшь тулмаган, дүртесе — 18-30, унысы 30-50 яшьтә, җидесе 50 яшьтән өлкәнрәк.

«Коронавирусның сигез очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын 15 кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган», — дип искәртте Галимова.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе — 13 кеше — Казанда, калганнары Чаллы шәһәрендә, Питрәч һәм Биектау районнарында ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot