news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирустан яңа даруга клиник сынаулар үткәрәчәкләр

Сынаулар үткәрүне ун-унике көннән башларга планлаштыралар.

(Казан, 14 апрель,«Татар-информ», Александра Давыдова). Россиядә яңа Covid-19 коронавирус инфекциясен дәвалау өчен дару эшләнде. Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шул турыда белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 «Россия компаниясе кайбер илләрдәге хезмәттәшләребез тарафыннан сыналган дару препаратын эшләде, бу инде тулысынча Россия аналогы. Клиник сынаулар өчен беренче партия булдырылды», – дип китерә агентлык федераль ведомство җитәкчесе сүзләрен.

Мурашко шулай ук фармацевтика компаниясе ун-унике көннән яңа типтагы коронавирустан препаратка клиник сынаулар үткәрә башларга планлаштыра, диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot