news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патяшина: Изоляция режимын бозу коронавирус йоктыручылар саны кискен артуга китерәчәк

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе татарстанлыларны артык ихтыяҗ булмаганда кибеткә чыкмаска, кунакка бармаска, дус-туганнарыңны өеңә чакырмаска, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр белән контактларны чикләргә чакырды.

Патяшина: Изоляция режимын бозу коронавирус йоктыручылар саны кискен артуга китерәчәк
архив / Салават Камалетдинов

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанлыларга изоляция режимын төгәл үтәргә һәм өлкәннәр белән контактларны мөмкин кадәр чикләргә кирәк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә шуны аңлау мөһим: без изоляция режимында мөмкин кадәр озаграк булырга тиешбез. Әгәр кешеләр өйдән тыныч кына чыгып була дип уйлый икән, бу Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең тагын да киңрәк таралуына китерәчәк», - дип искәртте идарә җитәкчесе.

Патяшина шулай ук татарстанлыларны артык ихтыяҗ булмаганда кибеткә чыкмаска, кунакка бармаска, дус-туганнарыңны өеңә чакырмаска, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр белән контактларны чикләргә чакырды.

«Яшь кешеләрдә әлеге инфекция симптомсыз яки җиңелчә симптомнар белән уза, әмма симптомнар күзәтелмәгән бер авыруның икенче берәүгә чир йоктырырга мөмкин икәнлеген онытмаска кирәк», - диде спикер.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда кертелгән чикләү чараларының коронавирусны кисәтүдә әһәмияте гаять зур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100