news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинацияне гамәлдән чыгардылар

Тиешле карарны бүген Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация үткәрүдән баш тарттылар.

Тиешле карарны бүген Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.

«Республика халкын яңа коронавирус инфекциясенә каршы иммунизацияләүне анализлап, шуны билгеләп үтәм: Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле гражданнар категорияләре арасында коллектив иммунитет дәрәҗәсе 2022 елның 10 мартына 80 проценттан артып китә», — дип билгеләп үтә Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина.

Шуның белән бәйле рәвештә республиканың баш дәүләт санитар табибы гражданнарның аерым категорияләре өчен Covid-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү таләбе үз көчен югалткан дип тану турында карар кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100