news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарыла

Сергей Собянин кешеләрнең тән температурасын даими үлчәүгә кагылышлы таләпнең дә бетерелүе турында әйтте.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә сишәмбе, 15 март көнне, саклагыч битлекләрдән файдалану таләбе гамәлдән чыгарыла, дип хәбәр итте башкала мэры Сергей Собянин.

РИА Новости язуынча, әлеге карар тән температурасын даими үлчәүгә дә кагыла. Шулай ук Мәскәүдә иртәгәдән эш урыннарында кешеләрне аеру өчен урнаштырылган бүлгечләр кую таләбе дә гамәлдән чыгарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot