news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирустан терелгәннән соң нәрсәне тикшерергә кирәклеге хакында сөйләде

Канга гомуми анализ, С-реактив аксым һәм ферритинга анализ тапшырырга, канның оешу сәләтен, бавыр һәм бөерләрнең күрсәткечләрен тикшерергә, миокард торышын бәяләргә кирәк.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Коронавирустан терелгәннән соң авыруның нәтиҗәләрен күзәтергә, шулай ук кайбер анализлар тапшырырга кирәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әйтик, канга гомуми анализ, С-реактив аксым һәм ферритинга анализ тапшыру, канның оешу сәләтен, бавыр һәм бөерләрнең күрсәткечләрен тикшерү, миокард торышын бәяләү зарур.

«Боларның барысы да сәламәтлек торышының объектив картинасын булдырырга ярдәм итәчәк һәм организмда калган ялкынсыну процессларын, анемия һәм тромб хасил булу куркынычын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк», - дип ачыклык кертте Хеликс Лобаратория хезмәте медицина докторы Дмитрий Денисов.

Моннан тыш, D витаминын һәм кандагы лактат күләмен тикшерергә кирәк, ул кислород кытлыгын күрсәтәчәк.

Шулай ук организмның инфекциягә иммун җавабын ачыклау өчен антитәнчекләр күләмен тикшерү зарур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100