Гамалея үзәге башлыгы кемнәргә коронавируска каршы прививка ясатырга ярамавын әйтте

Ангионевротик шешенүдән интеккән яки билгесез сәбәпләргә бәйле анафилактик шок кичергән кешеләргә прививка ясатырга киңәш ителми.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Гамалея үзәге директор Александр Гинцбург белдергәнчә, әлегә анамнезда авыр аллергияләр (ангионевротик шешенү яки билгесез сәбәпләргә бәйле анафилактик шок) вакытында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга киңәш ителми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Анамнезда ангионевротик шешенү яки билгесез сәбәпләргә бәйле анафилактик шок рәвешендәге аллергия өзлегүләреннән интеккән кешеләргә моны киңәш итмәс идем», - дип белдерде Гинцбург «Соловьёв Live» YouTube-каналы эфирында әлегә кемнәргә коронавируска каршы прививка ясатырга ярамавы турында сөйләгәндә.