news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яман шешнең тугыз төп симптомын атадылар

Әгәр гәүдәнең теләсә кайсы өлешендә аңлатып булмый торган авырту барлыкка килә һәм ул өч атнадан артык дәвам итә икән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде белгеч.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Доктор Амер Сибтейн яман шешнең тугыз төп симптомын атады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Daily Express басмасына сылтама белән хәбәр итә.

«Әгәр гәүдәнең теләсә кайсы өлешендә аңлатып булмый торган авырту барлыкка килә һәм ул өч атнадан артык дәвам итә икән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аеруча бу сөякләргә кагыла», - диде белгеч.

Моннан тыш, сәбәпсез кан китү һәм авырлыкны югалту, арыганлык һәм бик нык тирләү, шешенкелек һәм эч кабару, туктаусыз ютәлләү, шулай ук ризык йотуга бәйле проблемалар барлыкка килү яман шеш авыруын искәртергә мөмкин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot