news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның «омикрон» штаммы куркыныч авыруның барлыкка килүенә сәбәпче була

Пандемиягә кадәр әлеге авыру сирәк очраган, әмма хәзер ул дистәләгән тапкыр ешрак ачыклана.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең омикрон-штаммы таралу кискен аутоиммун авыру, ягъни Гийена – Барре синдромы очракларының артуына китерде. Табиб-невролог Павел Хорошев «Ura.ru» порталына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Кешедә массакүләм полинейропатиянең барлыкка килүе бик күңелсез хәл. Организм күзәнәкләрнең аксоннарын юк итәргә керешә, ә тегеләре тернәкләнергә тырыша, ягъни иммун системасы нерв күзәнәкләренә һөҗүм итә», - дип ачыклык кертте белгеч.

Аның сүзләренчә, пандемиягә кадәр әлеге авыру сирәк очраган, әмма хәзер ул дистәләгән тапкыр ешрак ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100