Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб ковидтан да куркынычрак пандемия турында кисәтте
Кешелек дөньясын потенциаль куркынычтан сакларга грипптан универсаль вакцина гына ярдәм итә алачак.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Дөньяга яңа куркыныч пандемия яный, ул гриппның ике төре аркасында килеп чыгарга мөмкин. Бу турыда танылган табиб һәм алып баручы Александр Мясников сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, коронавирус — куркынычрак авырудан үзенчәлекле тренировка. Әгәр дуңгыз һәм кош гриппы терлектән кешегә һәм кешедән кешегә йога торган булса, кешелек өчен бу чирләр пандемиясе тагын да куркынычрак булырга мөмкин.
«Зур, үлемгә китерә торган пандемия ике мутациядә булырга мөмкин. Хәзер көтәргә кала», — дип кисәтте ул.
Кешелек дөньясын потенциаль куркынычтан сакларга грипптан универсаль вакцина гына ярдәм итә алачак, — дип белдерә медицина хезмәткәре.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз