news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Сәнәгать министрлыгы Кытайдан посылкалар кертүне тыю турындагы идеяне хупламый

Денис Мантуров сүзләренчә, Роспотребнадзорда коронавирус инфекциясенең кешегә предметлар аша йокмавын раслаганнар.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Кытай интернет-кибетләреннән товарлар һәм посылкалар кабул итүне тыю турындагы тәкъдимне хупламады. Бу турыда ТАСС федераль министрлык башлыгы Денис Мантуровка сылтама белән хәбәр итә.

Министр ведомствоның Роспотребнадзорга махсус мөрәҗәгать итүе турында сөйләде, анда инфекциянең предметлар аша кешегә тапшырылмавын раслаганнар. Элегрәк Кытай Халык Республикасыннан посылкалар кертүне чикләү тәкъдиме белән Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов чыгыш ясады, бу инициативаны короновирусның ахырга кадәр өйрәнелмәгән булуы белән аңлатты.

«Посылкалардан тыш, Кытайдан башка товарлар да даими рәвештә безгә килә, шуңа күрә кооперацияне бозабыз», — дип саный Мантуров.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, немец тикшеренүчеләре короновирус төрле предметлар өслегендә тугыз көнгә кадәр яши ала дигән нәтиҗәгә килгән. Шул ук вакытта галимнәр Кытай Covid-19 коронавирусын тикшермәгән, әмма аларның нәтиҗәләре аңа да кагыла дип ышаналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100