news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләр сакланачак

Бу яңа коронавирус инфекциясе һәм грипп буенча эпидемиологик вазгыятьне катлауландырмау өчен эшләнә, дип искәртте Любовь Авдонина.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр алга таба да сакланачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүген гамәлдә булган барлык чикләүләр дә сакланачак. Бу яңа коронавирус инфекциясе һәм грипп буенча эпидемиологик вазгыятьне катлауландырмау өчен эшләнә», - дип искәртте ул.

Республикада шулай ук коронавирусның «омикрон» штаммы килүен көтәләр. Ул пандемиянең яңа дулкыны башлануга сәбәпче булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot