news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бу эпидемия сезонында грипп йоктыручыларның рекордлы саны теркәлгән

2019 елда әлеге чорда грипп йоктыруның нибары – 18, ә 2018 елда 143 очрагы ачыкланган булган.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда бу эпидемия сезонында грипп белән авыручылар саны рекордлы күрсәткечкә җиткән. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Грипп йоктыручылар әледән-әле ачыкланып тора. Бүгенгә 544 очрак теркәлде инде. Шунысын да искәртик: бу – пандемиягә кадәрге чор белән чагыштырганда рекордлы сан», - диде ул.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, 2019 елда әлеге чорда грипп йоктыруның нибары – 18, ә 2018 елда 143 очрагы ачыкланган булган. Узган елда грипп белән авыручылар бөтенләй теркәлмәгән.

Роспотребнадзорда грипптан да, коронавирустан да саклану чаралары бер үк булуын искәрттеләр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100