news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер тәүлек эчендә 114 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 44 072гә җитте.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 114 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 114 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 44 072гә җитте», - дип хәбәр итте ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары узган тәүлектә коронавирустан 97 кешенең терелүен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot