news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә икенче көн рәттән коронавирус йоктыручылар саны 20 меңнән артып киткән

Вакцинация әле дә булса инфекция таралуга каршы көрәштә иң нәтиҗәле чара булып кала.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Федераль оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә инде икенче көн рәттән коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 20 меңнән артып киткән.

Соңгы 24 сәгатьтә 23 820 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Иң зур үсеш Мәскәү шәһәрендә (5 490), Санкт-Петербургта (1 839) һәм Мәскәү өлкәсендә (1 555) теркәлгән.

740 кеше инфекция корбаны булган.

12 гыйнварда Россия лидеры коронавирус пандемиясенең омикрон-штамм китереп чыгарган яңа дулкынына әзерләнү өчен ике атна вакыт калды дип белдергән иде.

Вакцинация әле дә булса инфекция таралуга каршы көрәштә иң нәтиҗәле чара булып кала. РФ Президенты Владимир Путин, Россия вакциналарының ышанычлы һәм куркынычсыз булуын билгеләп үтеп, гражданнарны коронавируска каршы прививка ясатырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100