news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашко: Коронавирусның «омикрон» штаммын дәвалау буенча методик тәкъдимнәр үзгәрде

Төзәтмәләр барлык медицина хезмәткәрләренә җиткерелгән.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммын дәвалау буенча методик тәкъдимнәргә төзәтмәләр кертелде. Бу хакта брифингта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Нәкъ менә шушы вариант аркасында килеп чыккан авыруны дәвалау буенча методик тәкъдимнәргә төзәтмәләр кертелде һәм барлык медицина хезмәткәрләренә җиткерелде», — диде Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе.

Мурашко сүзләренчә, хәзерге вакытта Россия табибларына Covid-19 дәвалауның иң заманча тәҗрибәсе җиткерелде, һәм алар аны практикада кулланалар.

Министр «омикрон»ның яңа авыру түгел, ә коронавирус инфекциясенең бер төре булуына аерым тукталды. Соңгы ике айда медиклар бу штамм белән авыруның үзенчәлекләрен актив өйрәнде, шул исәптән дәүләт башлыгы кушуы буенча Көньяк Африка Республикасына бардылар, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100