news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр омикрон-штамм үзенчәлекләре турында сөйләде

«Омикрон» барыннан да бигрәк прививка ясатмаган, шулай ук авырулары булган кешеләрне зарарлый.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). «Омикрон» штаммы коронавирусның башка мутацияләре белән охшаш та, аермасы да бар. Алар турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә „омикрон“ның тышкы мохиттә тотрыксызлыгы төгәл аңлашыла һәм билгеле. Ул яңа коронавирус йогышын, көчле респиратор инфекцияләрен һәм гриппны профилактикалау өчен кулланыла торган барлык дезинфектантларга да сизгер», - диде спикер һәм элек кертелгән барлык чикләүләр яңа мутациягә каршы нәтиҗәле булуын өстәде.

Шулай ук Любовь Авдонина әйтүенчә, яңа штамм бик тиз йога, бигрәк тә бинада. Ковидның башка вариантларына караганда ябык бүлмәдә ул дүрт тапкыр тизрәк йога.

«Омикрон» шулай ук «дельта» белән чагыштырганда, җиңелрәк формада уза һәм үлем очраклары азрак, дип билгеләп үтелә.

«Бу температура 38 градуска кадәр күтәрелү, тамак, буыннар авырту, борын тыгылу кебек симптомнар. Гадәти респиратор инфекциясе авырулары төре кебек», — дип өстәде санитар ведомство вәкиле.

 «Омикрон» барыннан да бигрәк прививка ясатмаган, шулай ук авырулары булган кешеләрне, шул исәптән шуңа бәйле патологияле, әйтик, диабет белән чирләүчеләрне зарарлый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100