news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог: Салкын һава торышы коронавирус белән авыручылар санына йогынты ясамый

Галим сүзләренчә, кешеләр коронавирусны ачык һавада түгел, ә ябык пространствода йоктыра.

Вирусолог: Салкын һава торышы коронавирус белән авыручылар санына йогынты ясамый
Михаил Захаров

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Салкын һава торышы яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу тизлегенә сизелерлек йогынты ясый алмый. Вирусолог, биология фәннәре докторы Алексей Аграновский шулай дип белдерде. Бу хакта «Звезда» телеканалы хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, кешеләр коронавирусны ачык һавада түгел, ә ябык пространствода йоктыра. «Инфекция, нигездә, метрода йога, чөнки анда температура үзгәрми. Шуның аркасында түбән температура вирус таралуның тизлегенә сизелерлек йогынты ясый алмый», — дип аңлатты вирусолог.

Шул ук вакытта, Аграновский җылы шартларда вирусның активлыгы түбән булуын искәртте. Патоген сыеклык тамчысы кипкәннән соң таралу мөмкинлеген югалта.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында Covid-19 пандемиясенең икенче елы беренчесеннән авыррак булырга мөмкин дип фаразладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100