news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 92 яңа очрагы теркәлгән

Эпидемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясенең 14 541 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 92 яңа очрагы теркәлгән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 92 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«30 кеше хастаханәгә озатылган, 62 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (30 кеше), 60-70 (22 кеше) һәм 70-80 яшь (11 кеше) аралыгында ачыкланган. Шулай ук балигъ булмаган ике бала һәм 90 яшьтән узган бер кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

Татарстан башкаласында – 50, Чаллыда 17 очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 14 541 очрагы ачыкланган, 11 114 кеше (шуларның 32се – узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot