АКШта КФУ профессоры ачышы нигезендә ясалган яман шешкә каршы даруны сыныйлар

Препарат шеш күзәнәкләрендәге аксым участогына һөҗүм итәргә сәләтле.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Америка Кушма Штатларында аксым участогына тәэсир итә торган яман шешкә каршы даруны сыныйлар. Препаратны Казан галиме уйлап тапкан һәм патентлаган. Патент авторы - КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты биохимия, биотехнологияләр һәм фармакология кафедрасы мөдире Рәмзия Кыямова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Тиздән базарда Food and Drug Administration (Американың Азык-төлек продуктлары һәм даруларның сыйфатына санитар күзәтчелек итү идарәсе – Т-и иск.) тарафыннан хупланган, күкәйлек һәм үпкә рагын дәвалау өчен МХ35 антитәнчекләре нигезендә ясалган XMT-1596 терапевтик антитәнчекләре пәйда булырга мөмкин. Әлеге антитәнчекләргә яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган молекулалар «ялганган». Аларның кайберләре шактый нәтиҗәле булуын күрсәтте һәм клиник сынауларның соңгы стадиясендә тора», - дип искәртте Кыямова.

2005 елда профессор башка галимнәр белән бергә шеш күзәнәкләрендә аксымның махсус участогын ачыклаган һәм аны патентлаган. Әлеге элемент эпитоплар (антиген макромолекулаларының өлешләре) рәтенә керә. Һәм ул шешкә каршы препаратлар өчен мишеньгә әверелә.

Терапевтик антитәнчекләр аксымның нәкъ менә шушы участогына тәэсир итәчәк. Инъекция рәвешендәге препаратлар күкәйлек һәм үпкә рагын дәвалаганда кулланыла ала.