news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайдагы вирус белән бәйле рәвештә, Казан аэропортында санитар контроль арткан

Марина Патяшина сүзләренчә, Кытайдагы пневмониягә охшаш очраклар Россиядә әлегә теркәлмәгән.

 Кытайдагы вирус белән бәйле рәвештә, Казан аэропортында санитар контроль арткан
tatarstan.ru

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кытай провинциясендә коронавирус белән бәйле үпкә ялкынсынуның (пневмония) 59 очрагы теркәлгән. Моның нәтиҗәсендә, Казан аэропортында, чит илләрдән пассажирлар килү зонасында санитар контроль көчәйтелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Кытай халык республикасы провинциясендә вируслы этиологиягә караган пневмониянең 59 очрагы теркәлгәнлектән, чит илләрдән килүчеләр зонасында санитар-карантин контроль көчәйтелде. Аэропортта тәүлек буе Роспотребнадзор белгечләре эшли. Чит илдән килгән кеше дистанцион термометрия уза», — диде Патяшина.

Тән температурасы 37дән югары булса, аэропорттагы җайланма сигнал бирә. Бу вакытта табиблар һәм ведомство белгечләре авыруны җентекләбрәк тикшерә һәм, ихтыяҗ туса, дәвалауга җибәрә.

Марина Патяшина әйтүенчә, Кытайдагы вируслы пневмония авыруы Россиядә әлегә теркәлмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100