news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Голикова: QR-кодлар турындагы закон балаларга кагылмаячак

Бүгенге көндә балалар өчен коронавирустан прививка ясату ирекле.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта балаларга коронавируска ПЦР-тест үткәрүне берәү дә таләп итә алмый, QR-кодлар турындагы закон аларга кагылмый, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.

«Без балалардан ПЦР тикшеренүен таләп итмибез. Моннан тыш, без бүген фикер алыша торган закон проектында, балалар, әлеге закон проекты кагыла торган категорияләрдән бөтенләй чыгарылды», — диде Голикова Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда, дип хәбәр итә РИА Новости.

РФ вице-премьеры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә балалар өчен коронавирустан прививка ясату ирекле.

12 ноябрьдә РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына ике закон проектын кертте — алар җәмәгать урыннарына бару, шулай ук тимер юл һәм авиатранспортта йөрү өчен QR-кодлар кертү турында. Закон проектлары турында фикер алышканчы, төбәкләр Дәүләт Думасында үз фикерләрен тәкъдим итте.

9 декабрьдә узган Кеше хокуклары буенча Совет утырышында Путин коронавирус пандемиясе фонында транспортта чикләүләр керткәндә ашыгыч карарлар кабул ителмәс дигән өмет белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100