news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Голикова ковид-сертификат биреләчәк очракларны әйтте

Уңай ПЦР-тест һәм антитәнчекләр булу турындагы мәгълүматлар туры килгән очракта гражданинга коронавирус инфекциясен кичерүен раслаган документ биреләчәк.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Антитәнчекләре һәм ПЦР-тестлары уңай булган россиялеләргә коронавирус инфекциясен кичерү турындагы сертификатны — бер елга, антитәнчекләре булып та, ПЦР-тестлары булмаган гражданнарга ярты елга бирәчәкләр, дип белдерде вице-премьер Татьяна Голикова. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк Дәүләт Думасында ясаган чыгышында ул ПЦР-тестлары уңай булган кешеләргә 2021 елның 1 гыйнварыннан соң коронавирус инфекциясен кичерүен раслый торган документ бирү өчен антитәнчекләргә анализ тапшырырга тәкъдим итәчәкләре хакында искәрткән иде.

«Уңай ПЦР-тест һәм антитәнчекләрнең булуы турындагы мәгълүматлар туры килгән очракта гражданинга коронавирус инфекциясен кичерүен раслаган документ биреләчәк. Бу документның гамәлдә булу вакыты — бер ел», — диде Голикова.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, ПЦР-тест тапшырмаган, медицина оешмаларына килмәгән, әмма антитәнчекләрнең булуы хакында белгән гражданнар да бар — димәк, алар коронавирус белән авырган.

«Әлеге гражданнарга да антитәнчекләргә тест тапшырырга тәкъдим ителәчәк һәм ярты ел гамәлдә булу шарты белән коронавирус инфекциясен кичерү турында документ рәсмиләштереләчәк», — дип ачыклык кертте Голикова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100