news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика балалар хастаханәсендә баланың күкрәк читлегенә уникаль операция ясаганнар

Күкрәк читлеге зәгыйфьлеген титаннан ясалган эндокорректор белән төзәтәләр.

Республика балалар хастаханәсендә баланың күкрәк читлегенә уникаль операция ясаганнар
Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүрәнкә рәвешле күкрәк читлеге белән 16 яшьлек пациентка Республика балалар клиник хастаханәсендә катлаулы уникаль операция ясалган.

Бүрәнкә рәвешле күкрәк читлеге ул — скелет сөякләре үсешендә тумыштан килгән зәгыйфьлек. Күкрәк читлеге эчкә батып торганга «бүрәнкә рәвешле» диләр.

Балалар хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, травматологлар деформацияне Татарстанда эшләнгән уникаль титан пластиналар ярдәмендә төзәткән. Бу технологияне кулланып, 150 дән артык Татарстан баласына операция уздырылган.

Пластиналарны да, операция ясау ысулын да Татарстанның балалар травматологлары уйлап тапкан. Пластиналарны республиканың «НПП»Имплант» компаниясе җитештерә. Алар төрле конфигурацияле булырга мөмкин. Пластиналарны имплантация өчен рөхсәт ителгән титан эретмәсеннән ясыйлар.

«Операция вакытында пластиналар ярдәмендә каркас формалаша. Ул күкрәк читлеге формасын тотып торып тоташа. Бала эндокорректор белән 8 айдан 12 айга кадәр йөри, аннары алачакбыз», — ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар травматолог-ортопеды Петр Андреев.

Табиблар сүзләренчә, күкрәк читлеге бүрәнкә кебек булганда, операциясез дәвалап булмый. Беренчедән, үсеп килүче организмда тайпылышлар барлыкка килә, икенчедән, шактый зур косметик кимчелек.  

«Иң мөһиме — мондый операцияне пациент җиңел кичерә. Операциядән соң бала өченче көнгә мөстәкыйль йөри ала, ә 6-7 нче көнгә хастаханәдән чыгарыла», — ди Республика балалар хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100