news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россиядә ковид очраклары иң акрын темпта артучы төбәкләр арасына керде

Бүгенге көндә иң түбән үсеш темпы 0,6 процент тәшкил итә. Ул Тыва, Марий Эл республикалары, Ханты-Манси һәм Ненец автономияле округларында теркәлгән.

Татарстан Россиядә ковид очраклары иң акрын темпта артучы төбәкләр арасына керде

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар тәүлегенә иң акрын темпларда арта торган төбәкләр арасына керде. Хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч 0,8 процент тәшкил итә. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штабтан хәбәр иттеләр.

Бүгенге көндә иң түбән үсеш темпы 0,6 процент тәшкил итә. Ул Тыва, Марий Эл республикалары, Ханты-Манси һәм Ненец автономияле округларында теркәлгән.

«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Тыва Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы, Ненец автономияле округы, Марий Эл Республикасы — 0,6 процент. 2. Ямал-Ненец автономияле округы, Магадан өлкәсе, Карачай-Черкас Республикасы, Еврей автономияле өлкәсе, Кабарда-Балкар Республикасы, Мордовия Республикасы, Оренбург өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Кемерово өлкәсе, Дагыстан Республикасы – 0,7 процент», - диелә хәбәрдә.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасы, шулай ук Алтай, Калмыкия, Төньяк Осетия, Ингушетия республикалары, Пенза, Иркутск, Свердловск өлкәләре, Красноярск, Ставрополь һәм Алтай крайлары рейтингның өченче баскычын били. Аларда тәүлеклек үсеш темпы 0,8 процент тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100