news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табибы тән тиресен тәрбияләү өчен киңәшләр бирде

Көзен һәм кышын атопик дерматит һәм экзема авырулары кискенләшә.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Кама дерматовенерологы Полина Ильина сизгер тирене тәрбияләү турында киңәшләр бирде. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Көзен һәм кышын атопик дерматит һәм экзема белән авыручы кешеләрнең күбесендә авыруның кискенләшүе күзәтелә. Бу хроник авырулар, алар тулысынча дәваланмый, әмма пациент авыруны контрольдә тота һәм кискенләшүләрне булдырмый кала ала.

Тиредә аллергия авырулары булганда, аның катламнарында ялкынсыну процессы бара, шул вакытта тирене тәрбияләү кирәк. Атопик дерматит һәм экзема вакытында ялкынсыну процессы тышкы яктан үзгәрмәгән тире катламнарында да барлыкка килә.

Кискенләшүне сезон алмашынуы, стресс яки аллергеннар йогынтысы китереп чыгарырга мөмкин. Бу чорда дәвалау һәм тәрбияләү өчен башта табибка мөрәҗәгать итү хәерле. Кискенләшү үткәч, тире артыннан карауны туктатырга кирәкми — шулай сез ремиссияне озайта алачаксыз, диелә хәбәрдә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100