news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә 67 кеше коронавирус йоктырган

Диагностика башланганнан бирле республикада Covid-19 инфекциясе белән 9111 пациент теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә 67 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тәүлек эчендә яңа Covid-19 тибындагы коронавирус белән зарарлануның 67 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 67 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында үсеш буенча - 9 111 очрак», - дип хәбәр итте спикер.

Төбәктә барлыгы 1 млн 46 мең ПЦР-тест үткәрелгән. Covid-19 авырулары белән элемтәдә булган 1 339 кеше табиблар күзәтүендә тора.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, Covid-19 авыруыннан тәүлек эчендә республиканың 19 кешесе терелде, дип өстәде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100