Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тагын 101 кеше коронавирус йоктырган
13 октябрьгә Татарстанда коронавирусның барлыгы 28 136 очрагы теркәлгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыруның 101 яңа очрагы теркәлгән, бар кеше дә чирне аралашу юлы белән йоктырган.
«36 кеше хастаханәгә салынган, 65 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Казанда — 46, Чаллыда — 16, Чистай районында — 7, Нурлат районында — 6, Азнакай районында — 4, Тукай районында 3 кешенең авыруы ачыкланган. Биектау, Алабуга, Питрәч, Тәтештә икешәр, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Саба районнарында берәр кеше чир йоктырган.
13 октябрьгә Татарстанда Covid-19 коронавирусының барлыгы 28 136 очрагы теркәлгән.
Бөтен вакыт эчендә 23 843 кеше, шул исәптән 110 кеше узган тәүлектә, авырудан терелгән.
Барлыгы 151 862 кешегә вакцина ясалган (үсеш — 15 015), шуларның 972 564е икенче прививка алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз