Татарстанда QR-код кертү нәтиҗәсендә Түбән Камада вакцинация буенча рекорд куелган

Кичә 1650 кеше ковидтан прививка ясаткан.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Камада бер көндә 1650 кеше коронавирустан прививка ясаткан, элек бу сан 1 меңнән дә артмаган. Республикада чикләү чаралары кертү вакцинация буенча уңай динамикага китерде.

«Шәһәр вакцина белән тулысынча тәэмин ителгән, кичә 1650 кеше ковидтан прививка ясаткан, элек бу сан меңнән артмый иде. Бу рекорд. Вакцинация башланганнан алып безнең өчен 1 мең кешенең прививка ясатуы рекорд булып санала иде», — диде Түбән Кама мэрының урынбасары Марина Камелина.