news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб: Декабрь урталарына коронавирус белән авыручылар саны кимиячәк

Инфекционистлар вирусның бүген үзгәрә, йогышлырак була баруын искәртә.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыручылар саны декабрь урталарында кимергә мөмкин. Бу хакта «Известия»дә узган матбугат конференциясендә табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип яза «Российская газета». 

Табиб респиратор авырулар, шул исәптән коронавирус белән авыручылар саны, гадәттәгечә, көз көне артуын искәртте. Бу вакытка алар бөтен илләрдә күбәйде. Әмма вакцина алучылар күп булган җирдә коронавирусның чираттагы дулкыны бетә инде, ә вакцинация аз барган җирдә ул сузыла, диде Тимаков.

Табиб билгеләп үткәнчә, вирус бүген үзгәрә. Балалар арасында авыручылар саны артты. Өстәвенә, ул башка авырулар төсен ала башлаган. Аның фонында эчәк авырулары күбәйгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot