news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды

Татарстанда Covid-19 таралганнан алып, инфекциядән 87 кеше үлгән.

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды
Татар-информ архивы

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1975 елда туган ир-ат пневмония белән Чистай үзәк район хастаханәсе базасындагы вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән. Пациентның хроник авырулары аркасында хәле начарланган.

«Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган», — диелгән республика ведомствосы хәбәрендә.

Ә 1962 елда туган ир-атны ике яклы пневмония белән Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Авыруның йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле проблемалары булган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыклаганнар.

2020 елның 10 октябрь мәгълүматлары буенча, Татарстанда Covid-19 таралганнан алып, инфекциядән 87 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100