news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб йорт хайваннарыннан коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычын бәяләде

Песи һәм этләргә инфекцияне кисәтү өчен кеше кабул итә торган дарулар бирмәскә кирәк.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең кешегә хайваннардан йогуына бәйле ышанычлы мәгълүматлар юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясниковка сылтама белән хәбәр итә.

Мясников кешеләрнең әлеге вирусны йорт хайваннарыннан эләктерүенә кагылышлы барлык мәгълүматларны тикшерелмәгән һәм расланмаган дип белдерде. Әмма икенче төрле куркыныч бар – кеше үзе эт яки песигә коронавирус йоктырырга мөмкин.

«Этләр һәм песиләр үзләре коронавирус инфекциясе белән авырырга мөмкин. Симптомнары да (төчкерәләр, кәефсезләнәләр, ашаудан баш тарталар) безнеке кебек үк диярлек. Чирне – алар безгә түгел, ә без аларга йоктырабыз», - дип искәрткән ул «Телеграм»дагы постында.

Әмма, инфекция йоктырудан куркып, песи һәм этләргә кеше кабул итә торган дарулар бирмәвең хәерле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100