news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районы хастаханәсендә Covid-19 белән авыручылар өчен вакытлыча госпиталь ачыла

Вакытлыча госпиталь коронавирус йоктырган кешеләргә үз вакытында ярдәм күрсәтергә булышачак.

Кайбыч районы хастаханәсендә Covid-19 белән авыручылар өчен вакытлыча госпиталь ачыла

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыручыларга ярдәм итү өчен Кайбыч районы үзәк хастаханәсендә вакытлыча госпиталь ачу планлаштырыла. Бу хакта Instagram аккаунтында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хәбәр итте.

«COVID-19 йоктырган авыруларга медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү өчен якын көннәрдә «Кайбыч үзәк район хастаханәсе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә йогышлы авырулар өчен вакытлыча госпиталь эшли башлаячак», — дип хәбәр иткән ул язылучыларына.  

Посмотреть эту публикацию в Instagram

COVID-19 йоктырган авыруларга медицина ярдәмен үз вакытында күрсәтү өчен якын көннәрдә «Кайбыч үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә йогышлы авырулар өчен вакытлыча госпиталь эшли башлаячак. Для своевременного оказания медицинской помощи для зараженных COVID-19 в ближайшие дни в ГАУЗ «Кайбицкая ЦРБ» начнет работать временный инфекционный госпиталь.

Публикация от Альберт Рахматуллин (@albertrakhmatullin9592)


Узган тәүлектә татарстанда Covid-19 йоктыруның тагын 34 очрагы теркәлде. Авыруларның күбесе өйдә дәвалана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100