news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-19 коронавирус инфекциясен кабат йоктырган беренче пациент вафат булган

89 яшьлек Нидерланд кешесе беренче очрактан соң ике ай чамасы узгач инфекцияне икенче тапкыр йоктырган.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кабат йоктырган 89 яшьлек Нидерланд кешесе вафат булган. Бу – дөньяда тәүге шундый очрак. РИА Новости агентлыгы Оксфорд университеты нәшрияты сайтына сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Нидерланд тикшеренүчеләре хәбәр иткәнчә, ул беренче очрактан соң ике ай чамасы узгач инфекцияне икенче тапкыр йоктырган.

«Берничә көннән соң хатын-кызның хәле бик нык начарланган, ә хастаханәгә китергәннән соң ике атна үткәч пациентның гомере өзелгән», - диелә нәшрият сайтында.

Бу – дөньяда коронавирус инфекциясен кабат йоктырганнан соң теркәлгән беренче үлем очрагы.

news_right_1
news_right_2
news_bot