news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ковид йоктыруның 52 яңа очрагы теркәлгән

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1 038 411 кеше коронавирустан вакцинация узган.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 35 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 23 кеше ковид йоктырган. Чаллыда шундый 9 очрак, Әлмәт районында алты, Түбән Камада биш, Алабуга, Менделеевск, Тукай һәм Чистай районнарында икешәр очрак, Лениногорск районында бер очрак теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 26 100 тапкыр куелган. Татарстанда 22 700 кеше коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1 038 411 кеше коронавирустан вакцинация узган. Ә 901 058 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot