news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкән яшьтәге кешеләр сайлау участокларында грипптан прививка ясата ала

Вакцинаны мәктәпләрдәге сайлау участокларында ясатырга була.

Өлкән яшьтәге кешеләр сайлау участокларында грипптан прививка ясата ала
Александр Эшкинин

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Сайлау участогына өлкән кешеләр өчен гриппка каршы вакцина ясату каралган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бердәм матбугат үзәгендә сөйләде.

«Сайлау участокларында олы яшьтәге кешеләр өчен гриппка каршы вакцинация үткәрү каралган. Ул бик эффектив, мөһим һәм популяр чара. Сайлау участоклары, нигездә мәктәпләрдә урнашкан, анда медицина ярдәмен күрсәтү өчен бүлмәләр бар. Ул бик җайлы, алдан язылып, поликлиникага йөрү кирәкми. Ул халыкка да ошый», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100