news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр сайлау участокларында кеше иминлеге өчен куркыныч булмавын ышандырды

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәткәрләре сайлау вакытында иминлек чараларын үтәүне контрольдә тотуны дәвам итә.

Белгечләр сайлау участокларында кеше иминлеге өчен куркыныч булмавын ышандырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда сайлау участоклары көзге сайлауларга алдан әзерләнгән иде. Алар сайлаучылар өчен куркыныч тудырмый. Кирәкле санитар таләпләрне үтәгәндә Covid-19 авыруын йоктыру куркынычы юк. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Бүгенге сайлау кампаниясенә әзерлек кысаларында республиканың Роспотребнадзор белгечләре 7-10 сентябрь көннәрендә барлык сайлау участокларына куелган таләпләрне үтәү буенча мониторинг үткәрде. Барлык мәгълүматлар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылды. Бары тик зур булмаган җитешсезлекләр генә булды — кайдадыр сигнал тамга урнаштырып өлгермәгәннәр, ә кайдадыр сайлаучыларны маршрутизацияләү буенча мәгълүмати плакатлар эленмәгән иде. Бу моментлар барысы да эшләнде», — дип сөйләде спикер.

«10 сентябрьнең киченә барлык участоклар да эшкә әзер иде. Хәзер бөтен җирдә дә кирәкле шәхси саклану чаралары, каләмнәр һәм антисептиклар бар. Сайлау көне ахырында барлык участокларда да дезинфекцияләү үткәрелә», — дип өстәде ул.

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, 13 сентябрь көнендәге мәгълүматларга караганда, коронавирус инфекциясе белән авыруның арту очраклары күзәтелми. Төбәктә хәл тотрыклы.

«Татарстанның Роспотребнадзор хезмәткәрләре сайлау участоклары эшчәнлеген контрольдә тотуны дәвам итә. Әлегә бер генә закон бозу очрагы да юк. Бүгенге көндә мин сайлау участокларының куркынычсыз булуын ышаныч белән белдерәм, чөнки барлык куелган таләпләр дә тайпылышсыз үтәлә», — дип йомгаклады Патяшина.

Татарстанда көзге сайлаулар 11,12 һәм 13 сентябрь көннәрендә үтә. Республикада берьюлы 4 сайлау кампаниясе оештырылган: Татарстан Президенты һәм хакимиятнең җирле органнары депутатлар сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына сайлау.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100