news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 51 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 59 кеше терелгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 583 очрагы теркәлгән.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«30 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 26, Чаллыда — 10, Алексеевск районында — 3, Түбән Кама районында — 2, Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 583 очрагы теркәлгән, 21 727 кеше (шуларның 59ы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 910 430 кеше (шуларның 9 001е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 719 707 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100